Словакия
Словакия Җөмһүрияте (словакча Slovensko һәм Slovenská republika) – Үзәк Европaда урнашкан, диңгезгә чыкмаган дәүләт. Башкаласы — Братислава шәһәре. Төньяк-көнбатышта Чехᴎя белән, төньякта Πольша белән, көнчыгышта Украина белән, көньякта Маҗарстан белән, ә көньяк-көнбатышта исә Австрия белән чиктәш.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2004 елдан Словакия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Европa Союзына керә.
Словакиянең территориясы 49 000 дүрткел километр (19 000 дүрткел милә) били һәм күбесенчә таулы урын. Халык саны 5 миллионнан артык һәм күбесенчә словаклардан тора. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Братислава. Рәсми тел булып, славән телләр гаиләсе әгъзасы словак теле тора.
Славәннар хәзерге Словакия территориясенә 5-енче һәм 6-ынчы гасырда килгәннәр. 7-енче гасырда алар Само Империясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнаган һәм 9-ынчы гасырда Нитра Кенәзлеген нигезләгәннәр. 10-ынчы гасырда территория Венгрия Патшалыгына кертелгән, шул ук вакытта ул үзе Габсбурглар Империясе һәм Австро-Маҗарстан Империясе өлеше булган. Беренче бөтендөнья сугышыннан һәм Австро-Маҗарстан Империясен таркатудан соң, словаклар һәм чехлар Чехословакияне нигезләгәннәр. Аерым Словак Җөмһүрияте (1939-1945) Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында булган һәм Нацистлар Германиясенең клиент дәүләте булган. 1945 елда Чехословакия коммунистлар хөкемдарлыгы астында Сәвит иярчене буларак кабат торгызылган. Словакия 1993-енче елның 1 январенда Чехословакияне имин рәвештә таркатудан соң бәйсез дәүләт була.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Словакия Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Күрше Чихᴎя белән чагыштырганда, Словакия шактый дини ил (халыкның 77% ы). Ил халкының 13,7 % ы үзләрен атеист (агностик) дип саный.
Словакиядә төп дин — христианлык. Дин тотучыларның күбесе (62 %) — католиклар. Шулай ук грекокатоликлар да бар (4,1 %). Тарафдарлары саны буенча икенче дини төркем — протестантлар (10,8 %), лүтераннар (нигездә, словаклар) һәм реформатлар (нигездә, маҗарлар). Православие (0,9 %), нигездә, руслар арасында илнең төньяк-көнчыгышында таралган. Словакиядә 50 000 православие дине вәкиле яши һәм 125 гыйбадәтханә һәм 105 православие мәхәлләсе урнашкан.
Ил халкының 1,1 % ы башка конфессияләргә карый. Сугышка хәтле булган 120 000 яһүдтән 2 300 е калган.
Словакиядә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Шуңа күрә илдә бер генә рәсми ачылган мәчет тә юк[49][50].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 2,23 2,24 2,25 2,26 2,27 2,28 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ 5,0 5,1 https://www.workwithdata.com/place/slovak-republic
- ↑ Slovakia swears in a new Cabinet led by a populist ex-premier who opposes support for Ukraine — 2023.
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.wto.org/english/thewto_e/countries_e/slovak_republic_e.htm
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/SLOVAKIA
- ↑ http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1 — Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/slovakia
- ↑ http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdf
- ↑ http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdf — Movement Coordination Centre Europe.
- ↑ https://www.iea.org/countries/membercountries/ — Халыкара энергетика агентлыгы.
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=267
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://www.dhs.gov/visa-waiver-program-requirements
- ↑ http://icdo.org/who-we-are/members/observer-states.html
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/slovakia
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.touteleurope.eu/pays/slovaquie/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ https://holocaustremembrance.com/countries/slovakia
- ↑ Council - Composition as from January 2025 | CERN Council
- ↑ https://en.wikipedia.org/wiki/List_of_parties_to_the_Treaty_on_the_Non-Proliferation_of_Nuclear_Weapons
- ↑ https://www.helgdagar.com/religion_2025_1.htm
- ↑ 31,0 31,1 31,2 31,3 31,4 31,5 31,6 31,7 31,8 https://sv.tradingeconomics.com/slovakia/holidays
- ↑ Počet obyvateľov podľa pohlavia - SR-oblasť-kraj-okres, m-v (ročne) [om7102rr] — Братислава: Statistical Office of the Slovak Republic, 2025.
- ↑ 33,0 33,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 37,0 37,1 37,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ https://www.cvce.eu/en/obj/changes_in_the_distribution_of_seats_in_the_european_parliament-en-e6d28948-3fa8-4fe7-a552-1b062bc6fb47.html — CVCE.eu.
- ↑ Hustota obyvateľstva - SR-oblasť-kraj-okres, m-v [om7015rr] : Rozloha (Štvorcový meter) — Братислава: Statistical Office of the Slovak Republic, 2025.
- ↑ https://climate-data.org/europe/slovakia-188/
- ↑ https://www.forschungsinformationssystem.de/servlet/is/325069/
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ https://www.cia.gov/the-world-factbook/countries/slovakia/
- ↑ Индекс демократии — Economist Intelligence Unit.
- ↑ 45,00 45,01 45,02 45,03 45,04 45,05 45,06 45,07 45,08 45,09 45,10 45,11 45,12 45,13 45,14 https://www.bti-project.org
- ↑ 46,0 46,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/SVK
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=SVK
- ↑ 48,0 48,1 48,2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ Словакия — единственная страна в ЕС, где нет ни одной мечети. sedmitza.ru, 1.11.2013
- ↑ Lukáš Onderčanín. Muslim community believes, even without mosque. spectator.sme.sk(ингл.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|